Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 39 очрагы ачыкланган

    Бу чорда республикада Covid-19ның 7770 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

    Бер очрак читтән кертелгән, 38се - бер-берсе белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә. 5 кеше дәваханәгә салынган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.

    Казанда коронавирус йоктыруның 20 очрагы ачыкланган, Чаллыда - 4, Югары Ослан районында - 5, Әтнә һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Биектау районында – 2, Балтач һәм Зәй районнарында - берәр очрак.

    Татарстанда бу вакыт эчендә Covid-19ның 7770е очрагы теркәлгән, 6702 кеше терелгән, шуларның 50се - узган тәүлектә.

    Республикада коронавирус инфекциясе корбаннарының саны 96га җитте.

    Фото: «Татар-информ»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: