Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 49 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 49 яңа очрагы ачыкланган

Инфекцияле кешеләр арасыннан 14 кеше хастаханәгә салынган, 35е өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлану буенча 54 яңа очрак ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». 

14 кеше госпитализацияләнде, 35 кеше өйдә дәвалана. Шуларның берсе читтән кертелгән очрак, калганнары - контакт буенча.

Яңа инфекцияле кешеләр күбрәк Казанда теркәлгән-22. Чаллыда – 14, Чирмешән районында – 3, Әлмәт, Әтнә, Яшел Үзән районнарында – өчәр, Биектау, Алабуга, Түбән Кама, Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда барлыгы 3823 Covid-19 очрагы теркәлгән, 2806 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев