Татарстанда тәүлек эчендә 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 14 273 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның 2се читтән кертелгән, 88е элемтә нәтиҗәсендә. 23 кеше хастаханәгә салынган, 67 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 52 коронавирус белән зарарлану очрагы, Чаллыда – 9, Яшел Үзән районында – 5, Түбән Кама районында – 4, Алексеевск, Бөгелмә районнарында – 3, Апас районында – 2, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Саба, Чистай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстан Республикасында бөтен вакыт эчендә 14 273 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11 041 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 18 кеше узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев