Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 86 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 15 451 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 86 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шуларның дүртесе - читтән кертелгән, 82се - элемтә нәтиҗәсендә. 29 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 57 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 41 очрак, Яр Чаллыда – 9 очрак, Түбән Кама районында – 5, Лениногорск районында – 4, Яшел Үзән районында – 3, Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Мөслим, Балык Бистәсе районнарында – 2шәр, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш, Чистай, Ютазы районнарында - берәр очрак.

Бөтен вакыт эчендә республикада 15 451 Covid-19 очрагы теркәлгән. 11855 кеше терелгән, шуның 98е - узган тәүлектә.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk