Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 15 875 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шуларның берсе читтән кертелгән, 84е - контактлылар. 32 кеше хастаханәгә салынган, 53 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 55, Чаллыда – 13, Югары Ослан районында - 3, Буа, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарында – икешәр, Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Норлат, Саба һәм Чистай районнарында берәр коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.

Татарстанда бөтен чорда 15 875 Covid-19 очрагы теркәлгән, 12 331 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 97се узган тәүлектә.

12777 кеше Спутник-V вакцинасы ясаткан, шуларның 2 476сы икенче дозаны кадаткан. Барлыгы 13 442 доза вакцина кайтартылган.

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев