Татарстанда тәүлек эчендә 59 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Республикада бөтен вакыт эчендә 9044 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә 59 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза«Татар-информ» МА.
Шуларның 2се читтән кертелгән, 57се элемтә нәтиҗәсендә. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 49 кеше өйдә дәвалана.
Казанда коронавирус йоктыруның 40 очрагы ачыкланды, Яшел Үзән районында – 3, Алабуга, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Тукай районнарында – икешәр, Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Сарман районнарында – берәр.
Республикада бөтен вакыт эчендә 9044 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7979 кеше терелгән, шуның46сы узган тәүлектә. Кичә республикада коронавирустан үлүнең 117 очрагы расланды.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев