Татарстанда тәүлек эчендә 31 коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 31 коронавирус очрагы ачыкланган

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 31 очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза  «Татар-информ». 

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана. Барлык очраклар да контакт нәтиҗәсендә. 

Казанда – 17, Түбән Кама районында – 4, Биектау районында – 3, Нурлат районында – 2, Арча, Әлмәт, Югары Ослан, Менделеевск, Сарман районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә  5872 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4743 кеше терелгән. 

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев