Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Сочидан кайтучыларда коронавирус табыла башлады

Узган атнада 12 читтә кергән кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.

Әйтик, шул 12 кешенең икесе - Сочидан ялдан кайткан кешеләр. Кара диңгездән кайтучыларның инде өчесендә яңа вирус табылган. Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 31 яңа очрагы теркәлгән, дип яза madanizhomga.ru сайты.

Шулай итеп, бүгенге көндә республикада барлыгы 5 633 очрак ачыкланган. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Россия субъектлары арасында без 81нче урында торабыз икән. Узган атнада Роспотребнадзор вәкилләре 713 объектта, коронавирус белән бәйле вәзгыятьтән чыгып, тикшерүләр уздырган, шуның 504есендә төрле хилафлыклар табылган. Азык-төлек кибетләрендә кагыйдә бозулар бик күп очрый икән. Узган атнада бер объектны 90 тәүлеккә эшеннән туктатырга да мәҗбүр булганнар. Кафеларда да кагыйдә бозулар ешрак ачыклана башлаган.

Гәрчә 15 июльдә эшчәнлекләрен башлаган чорда алар бар кагыйдәләрне үти торган була, ләкин, бездә гадәттәгечә, вакыт узу белән кагыйдәләр онытыла шул. Л.Авдонина әнә Түбән Камадагы бер ресторанда - ябык пространствода банкет оештырылуын да искә төшереп узды. 50 кешедән узмаган банкетлар бары тик ачык пространстволарда гына узарга мөмкин әле. Балалар лагерьларында да Роспотребнадзор таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлеп тора. Бигрәк тә социаль дистанция сакламау таләбе үтәлми икән.

Любовь Авдонина ялга чыгу һәм ялдан кайту мәсьәләсендә игътибарлы булырга чакырды. Аның сүзләренә караганда, узып баручы атнада 12 читтә кергән кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Әйтик, шул 12 кешенең икесе - Сочидан ялдан кайткан кешеләр. Кара диңгездән кайтучыларның инде өчесендә яңа вирус табылган.

Фото: ИА «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X