Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

«КИА Сид» автомобиле идарә иткән машина йөртүчесе тизлекне арттырган һәм каршы як полосага чыгып «КИА Спектра»машинасына бәрелә

14 сентябрь иртән  Татарстанның Баулы районында ике кеше һәлак була. Авария сәгать 8:00да Казан-Оренбург трассасының 377 нче чакрымында булган.

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, «КИА Сид» автомобиле идарә иткән машина йөртүчесе тизлекне арттырган һәм каршы як полосага чыгып «КИА Спектра»машинасына бәрелә. Бәрелүдән ике машина да металл өеменә әверелгән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Киа Спектра» автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе һәм аның 50 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. «Киа Сид» йөртүчесе һәм пассажиры , шулай ук “Киа спектр ” машинасында булган пассажир хатын- кыз авыр тән җәрәхәтләре ала. Яраланган кешеләр ашыгыч рәвештә хастаханәгә урнаштырыла, дип яза tatar-today.ru.

фото: МВД по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk