Барлык вакыт эчендә республикада 6812 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 зарарлануның 26 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана. Шуларның 2се - читтән кертелгән, 23е - элемтә нәтиҗәсендә.
Казанда – 19, Питрәч районында – 2, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Менделеевск районында берәр коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган.
Татарстанда бөтен вакыт эчендә 6812 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5618 кеше сәламәтләнгән.
Фото: «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев