Барысы да элемтә юлы белән инфекция алу очраклары.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 80 очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
17 кеше хастаханәгә салынган, 63е өйдә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән инфекция алу очраклары.
Иң күп зарарлану очраклары Казанда теркәлгән — 61 кеше. Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама районында – дүртәр кеше, Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Саба һәм Тукай районнарында – берәр кеше, Мамадыш районында – ике кеше. Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмады.
Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 2312 очрагы расланган. 1195 кеше савыккан.
фото: «Татар-информ»
Нет комментариев