Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 62 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 62 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 50 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 62 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 50 кеше өйдә дәвалана. 2 очрак – читтән кертелгән, 60ы - элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 28 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 10, Тукай районында – 4, Биектау районында – 3, Әлки, Әнә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында – 2шәр, Әлмәт, Апас, Алабуга, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарманда берәр кеше коронавирус белән авырый.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 2849 очрагы расланган, 1959 кеше савыккан.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев