Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 41 яңа очрагы ачыкланга
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 41 яңа очрагы ачыкланга

Инфекция йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, калган 29 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 41 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, калган 29 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 18, Яр Чаллыда – 10, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында – икешәр, Алексеевск, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Норлат, Питрәч, Теләче районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4431 очрагы расланган, 3265 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев