Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 34 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7618 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 34 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 29 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтә кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 20. Яр Чаллы, Югары Ослан районында – 4әр, Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Буа, Биектау, Питрәч районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7618 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6421 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары республикада 90га җиткән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk