Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 24 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6718 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 24 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 6 кеше хастаханәгә салынган, калган 18 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 9. Норлат районында – 3, Яр Чаллы, Биектауда – икешәр, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6718 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5547 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk