Җитди юл һәлакәте Татарстанда М7 трассасының Оренбург юлына таба борылышы алдыннан килеп чыккан.
Татарстанда фура һәм җиңел автомобиль бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган, дип яза «Татар-информ» МА.

Җитди юл һәлакәте Татарстанда М7 трассасының Оренбург юлына таба борылышы алдыннан килеп чыккан.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авариянең шаһитлары сөйләвенчә, «Лада» җиңел машинасы югары тизлектә кирпеч төягән фурага килеп бәрелгән. «Җиңел автомобильдә ике кеше иде. Икесе дә һәлакәт урынында вафат булды», — дип ачыкладылар юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр.
фото: шаһитлар
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев