Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән

    Авариядә чит ил машинасы шоферы зыян күрде

    Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешеп, бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

    Кичә кичке сәгать алты тирәсендә республиканың Лениногорск районындагы Ормышлы авылы янында «Дэу Нексия» һәм «Лада» бәрелешкән. Ике автомобиль дә бәрелүдән юл кырыена төшеп киткән.

    Реклама

    «Авариядә чит ил машинасы шоферы зыян күрде. Ир-атны хастаханәгә китерделәр», – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
     

    Фото: очевидцы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: