Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән, бер йөртүче һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән, бер йөртүче һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте Лаеш районында була.

Бүген иртәнге 6.40 сәгатьтә Казаннан Лаеш районына таба бару юлында Май комбинаты янында ике автомобиль бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, авария Боровое Матюшино ягына таба бара торган юлда булган. Биредә Toyota һәм «Лада» маркалы машиналар бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә безнең илдә эшләнгән җиңел машина белән идарә иткән хатын-кыз һәлак булган. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

фото: шаһитләр

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев