Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгән

Юл фаҗигасендә театр артисты һәлак булды. 

Татарстан трассасында өч автомобиль бәрелешкән вакытта ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиделәрдә Казан-Оренбург трассасында - республиканың Әлмәт районында һәлакәт булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 32 яшьлек «Тойота» шоферы зур тизлек белән идарә итә алмыйча, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Богдан» автомобиле белән капма-каршы бәрелешкән. «Богдан» руле артында 28 яшьлек ир-ат булган. Бәрелешүдән япон машинасы 35 яшьлек автоледи йөрткән «Хендэ» автомобиленә барып бәрелә. 

«Авария нәтиҗәсендә «Тойота» һәм «Богдан» машиналарын йөртүчеләр алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. «Богдан»ның 27 яшьлек пассажирының башы бәрелгән. Табиблар аны караганнан соң зыян күрүчене өенә җибәргән», — диделәр ЮХИДИдә.

Юл фаҗигасендә Әлмәт театры артисты Илшат Агиев һәлак булды. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

«Бу сүзләрне әйтүе дә, язуы да авыр. Бүген 29 нчы яшендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, талантлы артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның яшәвенең гаме дә, яме дә – театр иде. Табынганы – Аллаһтан кала сәхнә иде булса кирәк», - дип яза театр.

фото: республиканская Госавтоинспекция, «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk