Татарстанда бозлавык һәм томан  көтелә
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бозлавык һәм томан көтелә

Көндез Татарстан башкаласында +2..+7 градус җылы булачак.

 Иртәгә, 3 ноябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең һава шартлары бозылу турындагы кисәтүендә хәбәр ителә.

Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин. Урыны белән яңгыр явачак, дип искәртә Татарстан синоптиклары, дип яза Татар-информ.

Төнлә 1 градуска кадәр салкын булса, көндез исә 2-7 градуска кадәр җылытачак.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев