Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер фатирда пычак белән яраланган өч кеше мәете табылган

Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме эшли

Яр Чаллы шәһәрендәге бер фатирда полиция хезмәткәрләре өч мәет тапкан. Алар барысы да пычак белән яраланган булган. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Яр Чаллы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Яңа шәһәрнең 49нчы комплексында урнашкан фатирда өч кеше мәете табылган. Биредә ир белән хатын һәм аларның балигъ булмаган улы һәлак булган. Мәетләрнең өчесендә дә пычак белән яраланган эзләр булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме эшли. 

фото: Ильнар Тухбатов/ "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk