Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак

3 майда республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 3 майда республикада 26 градуска кадәр җылытачак.

Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк.

Төнләп температура +6..+11 градус булуы көтелә. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар-информ

Фото: pixabay.com, tatarmeteo.ru


Нет комментариев