Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 16 яшьлек кыз фаҗигале рәвештә үлгән

Кыз бала корсагы имгәнү сәбәпле вафат була.

Яңа Чишмәдә 16 яшьлек кыз, корсагы җәрәхәтләнү сәбәпле, эченә кан савудан үлгән. Кызның имгәнү сәбәпләре билгесез. Бу хакта “Татар-информ”га кызның гаилә танышлары хәбәр итте.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, кыз шугалакта яки биредәге клубта имгәнергә мөмкин.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә районда бу факт буенча тикшерү башлануы турында хәбәр иттеләр.

“Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа Чишмә районында 16 яшьлек кызның үлем факты буенча тикшерү үткәрә. Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков йөкләмәсе буенча, ведомство комиссиясе оештырылган, ул экспертиза үткәрү өчен Яңа Чишмә районына киткән”, - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk