Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кукмарага килде

Иң элек ул гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу атна Кукмарага килгәч иң элек гражданнарны кабул итте.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кукмарага килде

Сорауларның берсе «Хезмәт ветераны» исемен алуга кагылышлы иде. Ир-атның гомуми эш стажы 45 ел, юбилей, муниципаль бүләкләре, Рәхмәт хатлары бар. 

«"Хезмәт ветераны" исемен алу өчен ике шарт кирәк: билгеле бер стаж, ул сезгә туры килә, шулай ук дәүләт бүләкләре һәм ведомствоның аерым билгеләре булу. Әмма сезнең андый бүләкләрегез юк. Шуңа күрә, исем бирелмәү законга туры килә», — дип аңлатты Республиканың Хезмәт министрлыгы башлыгы. 

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кукмарага килде

Шулай ук эшкә урнашу, сугыш хәрәкәтләре ветераннары өчен торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүне компенсацияләүгә кагылышлы сораулар бирелде.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кукмарага килде

Район халкы белән очрашудан соң Эльмира Зарипова министрлыкка караган учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты, «Шәфкать» тернәкләндерү реабилитация үзәге хезмәткәрләре һәм анда йөрүчеләр белән аралашты.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев