Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан бер тәүлеклеккә җитештерелгән сөт буенча кабат 4 000 тонна тамгасын узып китте

Республика районнары арасында бер сыердан тәүлеклеклек савым буенча 11 район лидер булып тора.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайты хәбәр итүенчә, бүгенге көндә республикада тәүлеклек тулаем савым 4003,9 тоннаны тәшкил итә.

Бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк, 105,9 процент. Бер сыердан көнгә 17,6 килограмм сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 килограммга күбрәк. Сатылган сөт - 4536,1 тонна, ул 275,8 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 106 процентны тәшкил итә.

Татарстан районнары арасында бер сыердан савылган тәүлеклеклек савым буенча Әтнә (31,6 килограмм), Кукмара (26,5 килограмм), Мамадыш (26,4 килограмм), Саба (26,3 килограмм), Балтач (23,9 килограмм), Түбән Кама (20,1 килограмм), Актаныш (19,5 килограмм), Азнакай (19,2 килограмм), Арча (18,4 килограмм), Биектау (18,4 килограмм) һәм Теләче (18,1 килограмм) районнары алда бара.

Бүгенге көндә Кукмара районында көндәлек тулаем савым 313 тоннаны тәшкил итә. Вахитов исемендәге хуҗалык тәүлеккә - 95, «Урал» хуҗалыгы – 84, «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте 34 тоннадан артык сөт сава. «Урал» хуҗалыгында бер сыер көнгә уртача - 32, Вахитов исемендәге хуҗалыкта – 31, «Восток» җәмгыятендә 29 килограмм сөт бирә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы беренче тапкыр сөт җитештерү буенча 4 000 тонна тамгасын узган иде. Гадәттә җәйне «зур сөт» вакыты дип атыйлар. Бу чорда терлекләрнең продуктлылыгы арта. Аннары, кышын бераз кими. Быел май аенда Татарстан янә 4 000 тонна планкага чыга алды. Бүгенге көнгә тулаем савым 4003,9 тонна тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk