Декабрь белән чагыштырганда мәгълүмат агентлыгы 23 позициягә күтәрелде.
«Татар-информ» агентлыгы гыйнвар нәтиҗәләре буенча Дзен версиясе нигезендә федераль мәгълүмат чаралары рейтингында 33нче урынны алды. Декабрь белән чагыштырганда мәгълүмат агентлыгы 23 позициягә күтәрелде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
РИА Новости агентлыгы федераль рейтингның беренче баскычында урнашты, икенче урында — ТАСС агентлыгы, өченчедә — RT телеканалы.

Рейтинг ай саен Дзенда тәкъдим ителгән мәгълүмат чараларының сыйфат һәм сан күрсәткечләре нигезендә төзелә. Анда телгә алыну, оперативлык, башисемнәрнең сыйфаты, Дзендагы каналда язылучылар саны һәм башка күрсәткечләргә игътибар бирелә.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев