Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Татар дөньясы» дигән уникаль китап ТАССРның 100 еллыгы сайтында пәйда булды

Әлеге басма укучыларны татар халкы тарихындагы төп вакыйгалар буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра.

«Татар дөньясы» дигән уникаль китап ТАССРның 100 еллыгы сайтында пәйда булды. Әлеге басма укучыларны татар халкы тарихындагы төп вакыйгалар буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра, дип яза «Татар-информ».

Аның нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган. Авторлар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүматны бирә. Китап уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр белән баетылган.

Ул «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат» дигән дүрт бүлектән тора.

Шулай ук китап белән Татар китап нәшрияты сайтында танышырга мөмкин.

фото: 100tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk