Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Танышларсыз һәм ташламаларсыз чынга ашарлыкмы?

Күп кенә ата-аналар, бала тууга, аны үзләренә ошаган балалар бакчасына исәпкә куярга тырышалар, интернет аша чират барышын күзәтеп торалар. Тик синең чиратың җиткәнче үк урын кирәк булса нишләргә?

Баласына өч яшь тулганчы, балалар бакчасында урын кирәк булган күп кенә ата-аналар шулай дип исәплиләр. Билгеле булганча, илдәге мәгариф сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булып мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, беренче чиратта, өч яшьтән олырак балаларны урыннар белән тәэмин итү һәм һәр балага сыйфатлы белем бирү тора. Кызганычка каршы, барлык гаиләләрнең дә өч яшькә кадәр декрет ялында утырырга матди мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә баланы тизрәк мәктәпкәчә учреждениегә урнаштырырга кирәклеге көн кадагына баса. Күп кенә ата-аналар, бала тууга, аны үзләренә ошаган балалар бакчасына исәпкә куярга тырышалар, интернет аша чират барышын күзәтеп торалар. Тик синең чиратың җиткәнче үк урын кирәк булса нишләргә?

“Кичекмәстән күп балалы ялгыз ана булырга, өстәвенә бер үк вакытта судья һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәре булу кирәк”, - дип язалар форумнарда. Әйе, көндәлек тормышта да баланы балалар бакчасына тиешле чираттан иртәрәк урнаштыру өчен танышлар кирәклеге турында еш ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы? Электрон чиратта алга узып буламы?

Әлеге сораулар белән район мәгариф идарәсенең баш белгече Нурия Хаҗиевага мөрәҗәгать иттек.

- Нурия Харисовна, балага яшь ярым, балалар бакчасында аңа чират җитмәгән, ә анасына билгеле бер сәбәпләр аркасында кичекмәстән эшкә чыгарга кирәк ди. Әлеге очракта нишләргә?

- Үзеңнең чиратыңны һәм баланы балалар бакчасына урнаштыруның башка төрле юлларын ачыклау өчен ата-аналарга мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без аларга өстәмә заявка буенча якын-тирә авыллардагы балалар бакчаларыннан буш урыннар тәкъдим итәбез. Соңгы биш елда муниципаль районда өстәмә 645 урын, шул исәптән Кукмарада 420 урын булдырылды. Бу 2017-2018 уку елында шәһәрнең “Ләйсән”, “Кыңгырау”, “Миләшкәй”  балалар бакчаларында баланы 2 яшьтән кабул итәргә мөмкинлек бирде.

- Чират күпкә тизрәк бара торган ташламалар каралганмы?

- Әйе, мондый ташламалар бар. Мәктәпкәчә учреждениегә чиратсыз судья, прокурор, Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары;  Чернобыль АЭС hәлакәтенә юлыгып, радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарның балалары; хәрби, эчке эшләр органнары, янгынга каршы хезмәт, җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренең балалары урнаштырыла. Балалар бакчасына иң беренче булып урнашу хокукына шулай ук инвалид, әти-әнисенең берсе инвалид булган балалар да ия. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр элек ташламадан бер генә тапкыр файдаланып булса, хәзер ул баланы бер балалар бакчасыннан икенчесенә күчергәндә дә ярдәм итәчәк.

- Тик шулай да электрон чиратны “ялганлап” буламы соң?

- Бу мөмкин түгел. Чөнки балалар бакчасына исәпкә баскан көнне белгечләр түгел, ә программа үзе билгели. Шуңа системаны берничек тә алдап булмый. Интернет челтәрләрендә теләсә нәрсә язганчы, иң элек белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул барысын да аңлатыр һәм ситуациядән чыгу юлларын табарга булышыр.

Районның мәктәпкәчә учреждениеләрендә 2784 урын булса, аларда тәрбияләнүчеләр саны – 2724. Кайбер авыл балалар бакчаларында буш урыннар бар. Хәзерге вакытта “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасына 1202 бала теркәлгән, шуларның 921е – 1,5 яшьтән 7 яшькәчә балалар.


фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X