Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан рәсем конкурсы уздырылды

Балалар акварель буяулар, төсле карандашлар, фломастерлар ярдәмендә үзләренең әби-бабаларын ясадылар, рәсемнәрендә өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт белдерергә тырыштылар

1 октябрь көнне “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан “Әбиләр һәм бабайлар, сөйкемлеләр, якыннар” дигән рәсем конкурсы уздрылды.

Конкурста үзәктә тернәкләнү узучы балалар катнашты. Алар акварель буяулар, төсле карандашлар, фломастерлар ярдәмендә үзләренең әби-бабаларын ясадылар, рәсемнәрендә өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт белдерергә тырыштылар. Кемдер әби-бабайсын гаилә даирәсендә, кемдер тәмле пироглар пешергән вакытта, кемдер портрет рәвешендә сурәтләде. Һәр рәсем үзенчәлекле һәм матур булды. Барлык эшләр дә зур тырышлык, мәхәббәт һәм фантазия белән башкарылды, дип хәбәр итте 1-коррекция төркеме тәрбиячесе Алексеева Наталья Петровна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев