Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр белән очрашу үткәрелде

Бәйрәмгә озак еллар тернәкләндерү үзәгендә эшләгән ветераннар җыелды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә ветераннар өчен “Без сезгә бәхет телибез” дигән чара үткәрелде.
Бәйрәмгә озак еллар тернәкләндерү үзәгендә эшләгән ветераннар җыелды. Бәйрәм программасы бик бай, эчтәлекле иде. Үзәк хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә концерт номерлары: җырлар, шигырьләр, уеннар әзерләделәр.

Бәйрәмнең кульминацион мизгеле булып “Ахмак тычкан турында әкият” инсценировкасы булды. Ул балалар, белгечләр һәм ата-аналар көче белән куелды.

Кунаклар “караоке” конкурсында катнаштылар һәм бик теләп яшьлек җырларын башкардылар. Ветераннар очрашуы түгәрәк өстәл артында дәвам итте, анда алар рәхәтләнеп аралаштылар, үткәннәрне искә алдылар, бүгенге яңалыклар белән уртаклаштылар. Кунаклар өчен балалар һәм хезмәткәрләр тарафыннан истәлекле сувенирлар әзерләнгән иде. Очрашу ахырында ветераннар күңелендә озак сакланырдай шундый җылы, күңелле чара өчен рәхмәт белдерделәр.

Ленар Баймиев, музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев