Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев Кукмарада яшәүче Әлфия Шәймарданованы 90 яшьлеге белән котлады

Әлфия Гарифулла кызы үзенең бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган

Бүген Кукмарада яшәүче Шәймарданова Әлфия Гарифулла кызына 90 яшь тулды. Матур традиция буенча юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Лилия Каюмовалар котлады.

Әлфия Гарифулловна Норлат районының Иске Татар Әмзәсе авылында дөньяга килә. Чистай педагогия техникумын тәмамлагач, юллама белән Кукмара районының Янсыбы авылына эшкә кайта. Өч елга якын эшләгәч, Янсыбы егете Миркадәмгә кияүгә чыга. Алар дүрт бала – өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә Әлфия апа кече улының гаиләсендә яши. Якыннары бик ярата һәм хөрмәт итә аны. Әлфия апа – бай әби. Аның 8 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

-Әни үзенең бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады, балалар бакчаларында эшләде, 1972 елдан Кукмарадагы 6нчы номерлы балалар бакчасының мөдире булып торды. Әти – сельхозтехникада тәэминат бүлегендә хезмәт куйды, - дип сөйли юбилярның кызы Илфира Абдуллина.– Әти белән әни безгә тиешле тәрбия бирделәр, безнең өчен һәрчак беренче урында булдылар. Югары белем алырга ярдәм иттеләр. Әни - барлык әниләргә үрнәк әни ул. Без аны бик яратабыз, кадерлибез, хөрмәт итәбез, аның киңәшләрен тыңлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk