Россиядә чикләрне узуга бәйле ковид-тыюлар гамәлдән чыгарыла
Соңгы яңалыклар

Россиядә чикләрне узуга бәйле ковид-тыюлар гамәлдән чыгарыла

Бу карарны оперштаб утырышында кабул иткәннәр.

15 июльдән башлап Россиядә чик узу белән бәйле ковид-тыюлар гамәлдән чыгарыла. Бу турыда Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Татар-информ» МА.

Россиягә Белоруссиядән автомобильдә килгән кешеләргә ПЦР-тест күрсәтергә кирәк булмый. Башка ил кешеләре өчен бу шарт гамәлдә кала.

Бу карарны оперштаб утырышында кабул иткәннәр. Утырышны вице-премьер Татьяна Голикова уздырган.

фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев