Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россия Президенты Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирәчәк

Сугыш елларында Казан фән һәм сәнәгатьне тоташтыру үзәгенә әверелгән.

Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитетының Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү чыганагы булган Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимен хуплады, дип яза «Татар-информ».

«Минем фикеремчә, хезмәттәшләребезнең берьюлы 20 шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү тәкъдимен тормышка ашыруга берни дә комачауламый. Монда дәлилләр ачык һәм федераль закон тәртибенә һәм критерийларына тулысынча туры килә. Хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештергәннәре өчен бу шәһәрләрнең предприятиеләре берничә тапкыр Дәүләт оборона комитеты орденнары яки Кызыл байракларына лаек булды. Шәхси батырлык, халыкның хезмәт батырлыгының күп санлы фактлары документаль рәвештә расланган», - диде ил башлыгы.

«Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Казан... халкын котлыйм», — дип белдерде Президент.

Владимир Путин «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» исемен бирү өчен барлык кирәкле документларны якын арада имзалаячагын җиткерде.

Оештыру комитеты утырышында хәбәр ителгәнчә, сугыш елларында Казан фән һәм сәнәгатьне берләштерү үзәгенә әйләнгән. Ул елларда бөтен дөньяда аналоглары булмаган Пе-8 бомбардировщигын чыгару моның ачык дәлиле булып тора.

фото: Фото: пресс-служба Президента РФ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk