Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Римма Ратникова: Республика үсешендә Кукмара районының өлеше зур

ТР Дәүләт Советы депутаты Кукмарага эш сәфәре вакытында халык җыенында катнашты, Ленинград блокадасын кичкән ветеран белән очрашты.

Ятмас Дусай авыл җирлегендә узган халык җыенында якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашты.

Ул үзенең чыгышында республика яңалыклары, төрле тармакларда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды, республика һәм федераль программаларына, волонтерлар, хәйриячеләр эшчәнлегенә тукталды, республика үсешендә Кукмара районының өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кукмарага булган эш сәфәре вакытында районыбызның бердәнбер хатын-кыз ветераны, Ленинград блокадасын кичкән Хәтирә апа Салихова янында да булды.

«Ветеран белән бик җанлы әңгәмә кордык. Аларның батырлыгы яшь буынга үрнәк булырлык», - диде Римма Атласовна.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев