Соңгы яңалыклар

Райондашларыбыз дәүләт бүләгенә лаек булды

Котлыйбыз!

Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык тырыш, нәтиҗәле  хезмәте өчен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссәр улы “Данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
***
Кукмарада яшәүче Шәйхетдинов Фирдинант Әхмәтсадыйк улы күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Үзәк союзы Советы Президиумы  карары нигезендә “Кулланучылар кооперациясенең атказанган хезмәткәре” дигән мактау билгесе белән бүләкләнде.
***
Почта тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Газизова Гәүһәрия Мотыйк кызына “Россия Почтасының мактаулы хезмәткәре” дигән исем бирелде.
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев