Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район үзәк дәваханәсе табиб-терапевты: Табиб һөнәре авыр, кызыклы һәм җаваплы

"Ак халатлы фәрештәләр" фестивале кысаларында укучыларга табиб һөнәре, яшь белгечләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

"Ак канатлы фәрештәләр" медицина фестивале Кукмара районы үзәк дәваханәсе базасында узды. Табиб булырга хыялланучы абитуриентларга һәм укучыларга табиб һөнәре, медицина университеты, факультетлар, яшь белгечләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсе баш табибы Равил Хәлиев, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм башкалар катнашты.

Ел саен очрашуда катнашучыларнын саны арта. Яшьләр белгечләрнең чыгышларын игътибар белән тыңлап кына калмады, ә сораулар да бирде. Кукмара дәваханәсе табиб-терапевты Илүзә Сәмигуллина сүзләренә караганда, фестиваль чыгарылыш укучыларына һөнәр сайлауда ялгышмаска ярдәм итә.

"Минем фикеремчә, һөнәри юнәлеш бирүче мондый чараларны уздыру бик мөһим. Биредә медицина турында табиб һәм белгечләр үзләре сөйли. Табиб һөнәре авыр, кызыклы һәм җаваплы", - диде яшь белгеч.

Илүзә Сәмигуллина - Ижевск медицина академиясенең чыгарылыш укучысы. Диплом алгач ул район дәваханәсенә эшкә урнашкан. "Коллектив мине җылы кабул итте. Беренче пациентым 50 яшьлек ир кеше иде. Ул минем дежурлык вакытында "Ашыгыч ярдәм күрсәтү" бүлегенә инсульт белән китерелгән иде. Тиз арада ярдәм күрсәтү аның гомерен саклап калды", - дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты табибә.

фото: Алсу Гатаулинна/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев