Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район газетасы хезмәткәрләре Яңа ел гастрольләре белән Янсыбыда кунакта булдылар

Узган еллардан аермалы буларак, маршрутны бераз үзгәртергә уйладык: шәһәр оешмалары, предприятиеләре буенча түгел, ә район авылларының берсенә – Янсыбыга кузгалдык.


Без – район газетасы хезмәткәрләре Алсу Гатауллина, Светлана Афанасьева – үзебез белән күчтәнәчләр, бүләкләр тутырылган пакетлар һәм истәлеккә сувенирлар алып, әкият персонажлары киемнәреннән юлга чыктык. Узган еллардан аермалы буларак, маршрутны бераз үзгәртергә уйладык: шәһәр оешмалары, предприятиеләре буенча түгел, ә район авылларының берсенә – Янсыбыга кузгалдык. Биредә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле ике баланы –  Дилә Әхмәтова, Дидәрия Җиһаншиналарны сөендерергә ниятләдек.

 

“Гастрольгә” бер сәгать кала

Инде Кыш бабай ролен беренче ел гына башкармаганлыктан, образга керү бер дә кыен булмады. Кар кызы киеменә хезмәттәшемнең гәүдәсе кереп кенә утырды, ә менә тун миңа бик зур иде. Шуңа да кешеләрдә бабай итәк кигән дигән фикер тумасын дип, билне каеш белән бәйләп куйдым. Рольгә керер өчен иң элек кабинетта репетиция ясап карадым. Үземчә каты тавыш белән, кычкырып сөйләшергә тырышам, ишек яныннан узучылар, Кыш бабай килгән, дип уйласын, янәсе. Тавышымнан туепмы, “Тизрәк юлга кузгалыгыз инде!” - дип, хезмәттәшләр ашыктыра. Әллә артык дулкынланудан, әллә тынчулыктан йөрәк тагын да катырак кага башлады, әйтерсең лә, менә хәзер күкрәк читлегеннән сикереп чыга.

Кыш бабай белән Кар кызы редакциядән чыгуга ук үтеп баручыларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Әкият персонажларын кемдер елмаеп, икенчеләре үзләренең карашлары белән озатып калды, кайберәүләр хәтта кәрәзле телефонга төшерергә дә өлгерде.

Сезне түземсезлек белән көттек

Көтмәгәндә килеп кереп, кешене хафага салмас өчен, алдан ук кызларның әти-әниләренә шалтыратып кисәттек. Менә без Янсыбыда. Авыл урамында тынлык, бер җан әсәре дә юк. Мөгаен, берәүләр – мәктәптә, ә башкалар эштәдер. Беренче эш итеп, Әхмәтовлар йортына бардык. Капка ачык, безне күрүгә, хуҗабикә өйдән йөгереп үк чыкты.

- Рәхим итегез, түргә үтегез. Дилә инде сезне күптән көтә, - диде кызның әнисе Нурсилә ханым. – Бүген хәтта укырга да бармады.

Залда матур итеп чыршы бизәлгән, ап-ак күлмәк кигән Дилә безне үзе каршы алды. Ул ныклап әзерләнгән, шигырь өйрәнгән, хәтта Кыш бабайга хат та язган. Кыз Зур Кукмара урта мәктәбенең икенче сыйныфында укый. Сәламәтлегенә бәйле кыенлыклар туса да, гел “4” һәм“5”ле билгеләренә генә өлгерә икән. Физик культура һәм хезмәт дәресләрен бик ярата. Ә үскәч, чәчтарашчы булырга хыяллана. 

Бүләкләр тапшырып, истәлеккә бергәләп фотосурәткә төшкәч, Яңа елда аңа зур уңышлар һәм нык сәламәтлек теләп, алга таба Дидәрия Җиһаншина яшәгән йортка юл тоттык. 

Тыйнак, һәрвакыт елмаючан кыз белән тернәкләндерү үзәгендәге чараларда очрашырга туры килгәне булды, ул вакытта җырлавы белән таң калдырган иде. Бактың исә, безнең белән күрешер өчен Дидәрия дә Мәчкәрә мәктәбендәге дәресләрен калдырган. Ул тырышып укый, бигрәк тә математика фәнен үз итә, җырларга ярата икән. Киләчәктә дә музыка белән бәйле һөнәр сайларга тели. Саубуллашыр алдыннан өчәүләшеп “Күбәләгем” җырын башкардык.

Шигырь өйрәндегезме?

Сәгать өчкә авышканда урам җанланып китте. Шау-гөр килеп, бала-чагалар мәктәптән кайта башлады. Беренче әңгәмәдәшчеләребез – беренче сыйныф укучылары Аяз һәм Әмир. Көтмәгәндә Кыш бабай белән Кар кызын очраткан малайлар бераз аптырап та, каушап та калды.

 

- Яңа ел турында шигырьләр беләсезме? - дип кызыксындык алардан.

- Беләбез, - дип җавап бирделәр дә бер-берсенә сораулы караш ташладылар.

Әгәр Кар кызы “Әминә елый үкереп” шигырен искә төшермәгән булса, әлеге тынлык кайчанга кадәр дәвам итәр иде микән... Тиз арада укучылар Кар кызына кушылды. Соңыннан аларга күчтәнәчкә мандарин һәм магнит бүләк иттек. 

 

Ә менә Исламия исемле кыз кыюлыгы белән аерылып торды. Тиз арада шигырен дә искә төшерде, сәнгатьле итеп сөйләп тә күрсәтте. Без бик тәэсирләнеп, кайтыр юлга чыктык.

Сүз уңаеннан, Кыш бабай булу ул ясалма сакал беркетеп, капчык асып кына йөрүне түгел, ә югары дәрәҗәдәге артистлык сәләтенә, яхшы хәтергә ия булуны да таләп итә. Хәлебезгә кереп, безгә костюмнар биреп торган “Олимп” Боз сараена рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X