Сезне дә акциядә катнашырга чакырабыз.
Алдагы еллардагы матур традицияне дәвам итеп, быел да «Подписка бүләк ит» дигән акция оештырырга булдык. Аның кысаларында һәркем үзенең әти-әнисе, якыны, туганы, күршесе, ялгыз яшәүче, физик мөмкинлеге чикле райондашыбызны, мәктәп, балалар бакчасы коллективын — күңеле кемне тели, «Хезмәт даны» газетасына яздыра ала.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин акциягә үз өлешен кертте һәм бер райондашыбызга алты айга «Хезмәт даны» газетасына подписка бүләк итте.
14 декабрьгә кадәр газетага ташламалы бәядән язылу бара. Бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Алты айга язылу бәясе — 804,6 сум.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев