"Элвин Грей" лейблы яңа артистларны дөньяга чыгару өчен мәйданчык булачак", - диде продюсер Александр Слюсаренко.
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин "Элвин Грей" исеме астында музыкаль лейбл ача. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
"Әлеге лейблның максаты - эстрадага чыгарга теләгән яшьләргә ярдәм итү", - диде Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко.
Команда 1 декабрь көнне Радик Юльякшинның Казанның "Татнефть - Арена"да узачак концертында Вилли тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Вилдан Шәмсетдиновны тәкъдим итәчәк. Әлеге егет - тышкы кыяфәте ягыннан Юльякшинның копиясе.
фото: Султан Исхаков
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев