Халыкка листовкалар тараталар, профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.
Полиция һәм МЧС хезмәткәрләре Кукмара районы сулыкларына рейдка чыкты. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хәбәр итә.

Администрация вәкилләре, МЧС, полиция хезмәткәрләре Кукмара районы сулыкларына рейдлар үткәрә.

Патруль төркеме әгъзалары ял итүчеләр белән әңгәмә коралар, шулай ук суда үз-үзеңне тоту турында белешмәлекләр тараталар.

Административ комиссия җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләргә дә ия. Гражданнарга - 1000 сумнан 1500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 4000 сумнан 5000 сумга кадәр, юридик затларга 40000 сумнан 50000 сумга кадәр штраф салына.
Узган ял көннәрендә генә дә Татарстанда суда 10 кеше үлгән, ә коену сезоны башланганнан бирле суда 39 очрак теркәлгән, 36 кеше су стихиясе корбаны булган, шуларның өчесе балалар. 10 кешене коткара алганнар.
фото: 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегеннән
Нет комментариев