Кирәкле иминият стажы 15 ел булырга тиеш.
Өчтән күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак. Бу хакта Россия Пенсия фонды хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Әйтик, биш бала тәрбияләүче хатын-кызлар лаеклы ялга 50 яшьтән чыга алачак. «Кирәкле иминият стажы — 15 ел», — диелә ведомствоның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Әгәр гаиләдә өч бала икән, хатын-кызларның пенсиягә — 57, дүрт бала булса 56 яшьтән чыгу мөмкинлеге бар.
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев