Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле авылдашларының хәлләрен белергә бардылар

Әлеге чара игелеклелек атнасы кысаларында үткәрелде

Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре хезмәт ветераны Мәрьям Кәримова белән бергә, игелеклелек атнасы кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар һәм әфган сугышында катнашкан беренче төркем инвалид Шамил Хәбибуллиннарның хәлләрен белделәр. 

Балалар Энже Гәрәева һәм Илназ Имамиев кунакларны елмаеп каршы алдылар. Мәрьям Кәримова аларга изге теләкләр теләде һәм матур җырларын бүләк итте. Ә мәдәният хезмәткәрләре күчтәнәчләр тапшырды. Шамил Хәбибуллин авырып торса да, тормыш иптәше Тәнзилә апа белән кунакларны кире какмады, ягымлы кабул иттеләр, ешрак килегез дип озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы, девченки!

    erid: 2VtzqxWHLUk