Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Наил Гыймадиев: Су белән бәйле өзеклекләр суга кытлыктан түгел, ә халыкның ихтыяҗы арту белән бәйле

Кукмара районының «Водотехносервис» оешмасы начальнигы су белән тәэмин итүдә килеп чыккан өзеклекләргә аңлатма бирде.

Быелгы җәйнең кояшлы, эссе көннәр белән сөендерүенә куанып бетә алмыйбыз. Әмма, бер рәхәтнең – бер михнәте дигәндәй, аномаль коры һава торышы нәтиҗәсендә су белән тәэмин итүдә әледән-әле өзеклекләргә килеп чыга. Бу хакта шәһәр халкыннан да бик еш кына зарлану сүзләре ишетергә туры килә. «Хезмәт дан» газетасы журналисты, әлеге ситуациягә аңлатма бирүен сорап, Кукмара районының «Водотехносервис» оешмасы начальнигы Наил Гыймадиев белән очрашты.

«Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр була. Әмма бу суга кытлык булудан түгел, ә халыкның ихтыяҗы арту белән бәйле. Шәһәр үсә, шәхси йортларның саны да елдан-ел арта. Без хәтта үсеш темпы артыннан өлгермибез дә. Хәзер халык уңайлыкларга ияләнде. Һәркемнең диярлек өендә кер юу машинасы бар, душ кабинасы урнаштырылган. Билгеле инде, алар су басымы көчле булмаганда тиешле дәрәҗәдә эшләмиләр. Ә инде кул белән кер юуны күпләр күз алдына да китерми, эссе кояшта тирләп кергәннән соң душ астында да коенып аласылары килә. Су булмагач, әлбәттә, зарланулар башлана. Бәхеткә каршы, күп кеше су белән бәйле вакытлыча өзеклекләрне аңлый. Чөнки ул тәүлек буе түгел, ә берникадәр вакытка гына килми бит. Шуның өчен су туплап кую мөмкинлеге һәркемнең дә бар», - ди Наил Гыймадиев. 

Оешма начальнигы билгеләп узганча, җәйге сезон башында һәм җәй буена оешма тарафыннан табигый байлыктан саксыз файдаланучыларны ачыклау максатында даими рәвештә рейдлар уздырыла. Һәрбер рейд вакытында берничә кагыйдә бозучы ачыклана. Кемдер судан килешү төземәгән килеш кенә файдалана, ә кемдер су өчен исәпләү счетчигы куюны кирәк дип тапмый. Андыйлар штрафка тартыла. 


«Без су белән бәйле проблемаларны хәл итү өстендә эшлибез. Район башлыгы Сергей Димитриевич та ул юнәлештә күп көч куя. Әмма район бюджеты хисабына гына без боларны башкарып чыга алмыйбыз, дәүләт программаларында катнашып, республика бюджетыннан да софинанслау кирәк. Моның өчен вакыт сорала. Эшчеләр Тыкрыгы урамында су башнясын алыштыру, Степан Разин урамында, “Төньяк” су зонасында су башнясы урнаштыру һәм бер скважина казу планлаштырыла. Алга куйган мәсьәләләрне тормышка ашыру су белән тәэмин итүдә өзеклекләр проблемасын хәл итәр дип ышанабыз», - дип йомгаклады Наил Гыймадиев.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk