Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәктәп укучысы бармагының бер өлешен өздергән

Баланы хастаханәгә салганнар

Яр Чаллыда 10 яшьлек малай бармагының бер өлешен өздергән. Бу хәбәрне Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.

“Малай Кама балалар медицина үзәгенә әтисе белән килгән. Аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр. Баланы хастаханәгә салганнар. Гомуми хәле тотрыклы дип бәяләнә”, - диде министрлыкның матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.

Бу хәл 6 сентябрьдә, дәрестән тыш вакытта булган.

Баланың бармагын ни рәвешле өздергәне әлегә билгесез, дип яза Татар-информ.

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев