Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәеттән исән кешегә коронавирус йогамы?

Вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин.

Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрне күмгәндә бернинди дә махсус куркынычсызлык чаралары юк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина  шулай дип белдергән,бу хакта "Шәһри Казан ссылкасына ничезләнеп "Заман сулышы" сайты яза.

«Аларны гадәти шартларда җирлиләр, бу ябык табут түгел, йөзләрен дә капламыйлар, моңарчы гамәлдә булган барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Бер генә нәрсә бар – мәрхүмгә якын килмәвең хәерле, аны кочакларга һәм үбәргә киңәш ителми», — дип искәртте республиканың баш санитар табибы.

Марина Патяшина вирусның сулыш алган вакытта һава-тамчы юлы белән йогуын аңлатты. Кешене җирләгән вакытта инфекция эләктерү куркынычы юк, әлбәттә. Шулай да вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин, шунлыктан мәеткә кагылмаска кирәк.

фото: ИА "Татар-информ"

Источник: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/mettn-isn-kesheg-koronavirus-yogamy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X