Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында Кукмара районында нинди эшләр башкарыла?

“Мәдәният” илкүләм проектында Кәчимир авылында күпфункцияле үзәк төзү, Әсән-Елга, Туембаш авылларында мәдәният йортларын төзекләндерү, Әсән-Елга авылы һәм Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләренә капиталь ремонт ясау каралган. 

 

Кәчимирдәге күпфункцияле үзәк үз эченә клуб һәм китапханәне ала.

-Төзүчеләр апрель аенда эшкә керешкәннәр иде, бүгенге көндә бина түбә астында. Объектта ут чыбыклары сузылды, тәрәзәләр куелды. Хәзерге вакытта стеналарны штукатурлау эшләре бара, төзүчеләр пандус ясыйлар, нигез яннарын ныгыталар, - дип сөйләде Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина. – Барлык эшләрне төгәлләп, сентябрь аенда бинаны файдалануга тапшырырга ниятлиләр. 

Әсән Елга авылында мәдәният йортын төзекләндерүгә – 4,5, ә Туембашка 4 миллион сум акча бүленгән. Әлеге клубларда ремонт эшләре инде ахырына якынлашып килә. 

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Резидә Касыймова сүзләренә караганда, быел Әсән-Елга авылы китапханәсендә 845 мең сумлык ремонт эшләре башкарылачак, бер миллион сумнан артык акчага китаплар алыначак. Шулай ук биредә җиһазларны яңарту, күзләре начар күрүчеләр өчен махсус компьютерлар кайтару да көтелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk