Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операция үтүче зонага Кукмара районыннан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.

Бу юлы солдатлар өчен өченче автомунча, азык-төлек, беренчел кирәк-ярак һәм «Нива» автомобиле озатылды.

Ике машина чәршәмбе көнне махсус операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм буларак юлга кузгалды. Аларны Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасы әзерләде. 

Нива машинасы күп еллар дәвамында район мәгариф бүлеге карамагында булган иде. Егетләр машинаның тиешле кәгазь эшләрен төгәлләп, аны бер кат ремонтлап, яшел төскә буядылар. Ә автомунча турында элек хәбәр идек инде. Бу — башкаларның да матди ярдәме белән «Сугышчан кардәшлек» оешмасы әзерләгән өченче мунча. 

Әлеге ике машинадан тыш, аларны тагын бер машина озатып бара. Һәм аларның өчесенә дә солдатларыбыз өчен азык-төлек төялде. «Урал» хуҗалыгының 20 сетка бәрәңгесе, «Агрохимсервис» оешмасы биргән 10 капчык борай ярмасы, Кукмарадагы шәхси эшмәкәр «Юнысов Рамазан» азык-төлек комбинатының ипи, сохари, печеньелары, шулай ук «Адай икмәге» икмәк пешерү комбинаты юллаган ипи, сохарилар, район хакимияте ярдәме белән тупланган, ит һәм яшелчә консервылары, 4 тонна пластмасс шешәле су салынды.

Егетләрне алда 2 мең чакрымнан артык юл көтә. 

фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев