Махсус операция зонасына Кукмарадан тагын бер автомунча китте
Соңгы яңалыклар

Махсус операция зонасына Кукмарадан тагын бер автомунча китте

Автомунча итеп ГАЗ-3308 автомобилен үзгәртеп җиһазландырганнар.

Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» («Боевое братсво») оешмасы чираттагы автомунчаны Сватова юнәлешендәге солдатларыбыз өчен ясап әзерләп җибәрде. ГАЗ-3308 автомобиленә көйләнелгән әлеге мунча район хакимияте һәм күңелләрендә изгелек булган мәрхәмәтле кешеләрнең матди ярдәме хисабына булдырылды.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле бу «Сугышчан кардәшлек» ир-егетләре тарафыннан ясалган бишенче мунча.

Бүгенге көндә әлеге бердәмлек «Солдатларга ярдәм» акциясен башлап җибәрде. Чираттагы ярдәм 25 декабрьдә китәр дип көтелә.

Сугышчан кардәшлек оешмасы фотосы


Нет комментариев