Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас урта мәктәбендә ветераннарның утырышы үтте

Өлкәннәр мәктәп тормышы, укудагы уңышлар  белән таныштылар

Ветеран-җитәкчеләр клубының чираттагы утырышы Манзарас урта мәктәбендә узды. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина катнашып, чыгыш ясады, ветераннарның сорауларына җавап бирде.

Өлкәннәр шулай ук мәктәп тормышы, укудагы уңышлар  белән таныштылар, биредәге чисталыкка һәм матурлыкка сокландылар, аннары Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов музеенда булдылар. Укучылар көче белән әзерләнгән концертны да яратып тамаша кылды алар.

Ахырдан район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов һәм иҗтимагый Совет җитәкчесе Әлфинур Сабитова мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Азат САБИТОВ

фото: Рәшит Минлегалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев