Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас авылында беренче көн алдан тавыш бирүдә 200дән артык кеше үз фикерен белдергән

Участок тавыш бирүне тулысынча имин шартларда уздыру өчен әзерләнгән.

Манзарас авылындагы 1670нче тавыш бирү участогында Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча беренче көн алдан тавыш бирүдә 200дән артык кеше үз фикерен белдергән. Бу хакта участок сайлау комиссиясе сәркатибе Миләүшә Гыйләҗиева сөйләде.

«Бүген 1670нче тавыш бирү участогына үз фикерен белдерү өчен 115 кеше килде, өйләрендә 134 кеше сайлады», - дип сөйләде Миләүшә Гыйләҗиева. 

Тавыш бирүләр вакытында кагыйдәләр бозылмады. Һәркемне ачык йөз белән каршы алдылар.

«Участок тавыш бирүне тулысынча имин шартларда уздыру өчен әзерләнде. Барлык кирәк-яраклар да алынды. Керү уңаена дезинфекцияләнгән келәм җәелде, тән температурасын үлчәү өчен җайланмалар да бар. Шулай ук куллар өчен дезинфекцияләү чарасы куелды. Тавыш бирергә килүчеләргә һәрберсенә аерым ручка, перчатка, битлекләр бирелә», - дип ачыклык кертте участок сайлау комиссиясе сәркатибе.

Үзара контакт булмасын өчен комиссия вәкилләре тавыш бирүчеләрнең паспортларын кулларына алмый. Бюллетень аласың, тавыш бирү өчен кабинкага керәсең, алга таба бюллетеньне стационар ящикка төшерәсең. 

Өйдә тавыш бирүчеләргә исә комиссия вәкилләре махсус герметик пакет белән киләләр. Анда битлек, перчатка, авторучка, дезинфекцияли торган салфетка, конверт, бюллетень, бланк алу өчен гариза формасы салынган була. 

Комиссия вәкиле тиешле адрес буенча бара, ишек тоткасына пакетны элә, кыңгырау төймәсенә баса һәм 1,5 метр читкә китә. Тавыш бирүче ишек бусагасыннан паспортын күрсәтә, пакетны өенә алып керә, бюллетеньгә тамга сала һәм гариза белән бергә кире пакетка салып, ишек тоткасына чыгарып элә. 

Кукмарадан Рәзилә Гайфетдинова, вакытны озакка сузмыйча, алдан тавыш бирүнең беренче көнендә үк участокка килгән.

«Мин 30 ел социаль хезмәткәр булып эшлим. Минем карамакта алты әби бар. 1 июль көнне халык күп булыр дип, тавыш бирүгә бүген килдем. Пандемия шартларында иминлекне саклау аеруча мөһим. Конституциягә үзгәрешләр кертелү халыкның тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртыр дип ышанам», - дип сөйләде Рәзилә Гайфетдинова. 

Алдан тавыш бирү 25 июньнән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бердәм тавыш бирү көне исә 1 июльгә билгеләнде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина / «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk